Беләсең, дус, гомереңдә
Тырыш гадел булырга.
Гадел тормыш белән яшәп,
Гадел акча алырга.
Чөнки, нәрсәгә кирәк бу
Урлаулар, я талаулар?
Туганнарны, кардәшләрне
Табыш өчен алдаулар?
Әйе, дөнья хәзер, әйтик,
Гадел түгел, гомумән.
Ләкин бу өлкәдә аңа
Кирәкми иярергә!
            Фикерләр (0)
          
            Subscribe
          
  Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, 
  
    шәхси биткә керегез