Бервакыт, йоклап ятканда,
Ишеттем тавышларны.
Имеш, кемдер ерак түгел
Тактага шакылдады.
“Ярар, – уйлыйм, – хәзер бетәр”
Тик шакулар туктамый.
Алар аркасында инде
Уянам, йоклый алмыйм.
Күз ачкач, карыйм: еракта
Кечкенә бер ут яна.
Берничә мизгелгә сүнә,
Һәм кабына яңадан.
Янына килгәч, карадым
Бу, икән, шалтраткычым!
Төнге уникедә миңа 
Тик-Ток җибәрә дустым!
            Фикерләр (0)
          
            Subscribe
          
  Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, 
  
    шәхси биткә керегез