Бу тавыштан бөтен йортлар,
Биналар тетрәнелә.
Икегә, өчкә урамда
Баганалар бөгелә.
Кайбер диварлар ишелә,
Кайберсе җимерелә.
Юлдан барган машиналар
Бер-бер артлы бәрелә.
Бу тавыш астына йоклап,
Эшләп берничек булмый.
Аның тыңлаган башларда
Шәп фикерләр җыелмый.
Күк күкрәу, яшен яшьнәүдән
Бу тавыш та катырак.
Бөтен колаклар шиңәләр,
Кайчан бала кычкыра!
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез