Беркөнне минем энекәш
Җыенырга тотынды.
Иң кирәкле әйберләрне
Букчага салып торды.
Ашамлыклар, су эчәргә,
Сагыз, бал һәм кайнатма.
Шалтраткыч, повербанк өчен
Берничә зарядка да.
“Син нәрсә, тауга барасың?” –
Сораганмын анардан.
Энем миңа борылды һәм
Көлемсерәп караган.
“Юк, әлбәттә, абый, бармыйм
Дөньяның бер тавына.
Мин барам хастаханәгә
Бер справканы алырга!”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез