РФ
Рашид Фәттәх
30 июнь, 2025 ел

Хакыйкать

Хакыйкатьне һич яшереп булмый,
Булмый аны утта яндырып.
Булмый ватып, сындырып икегә,
Салкын су астында батырып.

Хакыйкаттән һич котылып булмый,
Ул мәңгелек безнең дөньяда.
Шуңа күрә, аны файдасы юк
Кеше күзләреннән ябарга.
Уникаль идентификатор: 3006252563
1
0
8
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез