РФ
Рашид Фәттәх
30 июнь, 2025 ел

Илһамым...

Нишләп, илһам, иртәрәк килмәдең,
Берничә ел элек башыма...
Нишләп кирәкмәгән уен уйнау,
Буш сөйләшү йөрде акылда...

Хәзер вакыт та артык күп түгел,
Ә мин телим шигырь язарга...
Башка тормышта язучы булсам,
“Иртәрәк кил!” – диям илһамга!
Уникаль идентификатор: 3006252564
1
0
9
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез