ФА
Фарбуза Агадуллина (Ахтариева)
3 июль, 2025 ел

Яшим әле.... яшим;

Яшим әле, яшим,чөнки Ходай биргән
Бу тормышта яшәп туймадым.
Яшим әле, яшим ,гомерем китабыма
Ходай күпме гомер язып куйганын.

Күпме калган гомерем мин белмимен,
Ходай гына белә күпме калганын.
Һәр мизгелнең матурлыгын күреп, тоеп,
Яшим әле, яшим шатланып.

Яшим әле, бу доньяның кәдрен белеп,
Мәхәббәткә төренеп, сөеп-сөелеп.
Риза булып, уфтанмыйча гына яшим,
Ходай биргән шушы гомеремне.

Яшим әле, яшим ,ә күңелем яп яшь әле,
Арыган йөрәк әкрен типсә дә.
Яшәүләрдән һич туймыйдыр икән,
Гомер көзләремә килеп керсәм дә.
Яшим әле.... Яшим!!!
Уникаль идентификатор: 0307252581
1
0
10
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез