РФ
Рашид Фәттәх
6 июль, 2025 ел

Колакчын...

Бервакыт, дусларым белән
Мин машинада бардым.
Иртәнге матур урманга
Тәрәзәдән карадым.

Кинәт, Морат сүзне башлый:
“Фәрит, ә кайда минем
Кичә сәүдә үзәгеннән
Урлап алынган йөз мең?”

“Син нәрсә, авызыңны йом,
Монда Сабир утыра!”
“Ул ишетми, чөнки тыңлый
Җырларны колакчында”

“Ярар... Синең бер йөз меңне
Мин бакчада яшердем...”
Һәм дуслар үзенең пычрак
Эшләрне сөйләп бирде.

Ләкин бар бер әйбер, нәрсә
Дусларым уйламады.
Минем ике колакчында
Бернәрсә уйнамады...
Уникаль идентификатор: 0607252594
1
0
11
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез