РФ
Рашид Фәттәх
6 июль, 2025 ел

Уңышсыз шаяру

“Илдар, сәләм, ник син бүген
Җыерчыкны җыйгансың?
Кемгә шуның кадәр каты,
Нәрсәгә зарлангансың?”

“Әй, Сәгадәт, сорама да!
Кичә насыйп килмәде
Хатыннан әзрәк көләргә
Мөмкинлекне бирмәде!”

“Соң, сөйлә, ничек хәл булды?”
“Бакчада чүп утады.
Тәрәзәдән җылы суны
Китерергә сорады.

Бу вакытта минем башым
Балачакны кабызды.
Һәм, шаярам дип, салганмын
Суга бер кашык тозны.

Хатынга китердем, ә ул
Шаярып әйтте, икән.
Һәм бу суны тулысынча
Эчәргә мәҗбүр иткән!”
Уникаль идентификатор: 0607252595
1
0
10
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез