РФ
Рашид Фәттәх
8 июль, 2025 ел

Көй – оят

“Булат, ник син шундый моңсу?
Нәрсә, кемдер кыйнады?”
“Юк, берсе дә, бигрәк каты
Кичә оятка калдым”

“Ләкин, ничек?” – “Без утырдык
Бер атаклы кафеда.
Анда бәйрәм уздырырга
Күп кешеләр җыелган.

Соң, менә. Кинәт, ишеттем
Минем яраткан җырны...
Кемдер аны колонкадан
Бөтен тавышка куйды.

Кычкырып аны мин җырлыйм,
Барысы миңа карый.
Халыкның көлүләренең
Сәбәпләрен аңламыйм.

Күп вакыт үтмәде, ничек
Нидә сәбәп, аңладым.
Бу матур җыр икән минем
Колакчында уйнады!
Уникаль идентификатор: 0807252619
1
0
19
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез