“Аяз, ничек уйлыйсың, нәрсәләр
Иң мөһиме кеше гомрендә?”
“Әйдәгез, аңлатам. Тырышырмын
Гадел генә җавап бирергә.
Иң мөһиме, уйлыйм, нәрсә белән
Син китәрсең Теге Дөньяга.
Чөнки, анда синнән тормышыңда
Кылган гамәлләрне сорарлар.
Сорамаслар, кайсы эштә эшләп,
Күпме меңне алдың акчаны.
Сорау, гомумән, башка яңгырар:
Бу акчаны ничек тараттың?
Сорамаслар, кем белән сугыштың,
Кемне ектың, ничек көрәштең.
Соралар, мәрхәмәтлеме булдың,
Кеше белән ничек сөйләштең?
Шуңа күрә, мөһим түгел, кем син,
Кайда эшең, кайда яшәрсең...
Иң мөһиме, нинди эшләр белән
Вакыт җиткәч, Күккә китәрсең”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез