РФ
Рашид Фәттәх
9 июль, 2025 ел

Байлар акчасы

Кызганыч, ләкин хәзер күп байлар
Акчаларын дөрес таратмый.
Ә төгәлрәк дисәк, алар аны
Дөрес юнәлештә кулланмый.

Сатып алалар үзенә алтын
Гәүһәр ташлы кыйбат сәгатьне.
Төзиләр берничә миллиардка
Зур коймалы ап-ак өйләрне.

Ә бу акчаларны ярый иде
Таратырга ярлы-мохтаҗка.
Кемгә инде бәхет, чын могҗиза
Иртән торып, ботка ашарга...
Уникаль идентификатор: 0907252632
2
0
8
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез