РФ
Рашид Фәттәх
9 июль, 2025 ел

Дога укымаучыларга

Күбеселәр, миллионлап алып,
Яшәп алтын кыйбат йортларда,
Берничек тә теләми әйтергә
Намаз укып, рәхмәт Ходайга.

Сез Аның ярдәме белән генә
Ирештегез шундый байлыкка!
Һәм Ходай булдыра аны сездән
Бер мизгелдә тартып алырга!

Шуңа күрә, бөтен нәрсә өчен
Укыгыз сез Аңа доганы!
Берәр нәрсәгә ирешеп, бер дә
Онытмагыз Бөек Алланы!
Уникаль идентификатор: 0907252633
2
0
9
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез