Бүген без дусларым белән
Бергәләшеп утырдык.
Урыс телнең әйтемнәрен
Татарча әйтеп куйдык.
“Эх, куркам чыгыш алдыннан,
Калтыранам, тетрәнәм...
Имеш, мин хәзер түгелмен
Үземнең тәлинкәдә”
“Гали кичәге ярышта
Бөтен җилкәндә очты.
Дүрт минутта бер чакрымны
Бик тиз йөгереп чыкты”
“Садыйк, машина алганда,
Мин уйлыйм, хаталнган.
Акчаны кулга тоттырып
Капчыкта мәче алган”
“Каюм бөтен вак нәрсәгә
Зарлана һәм сүгенә.
Шулай үзен начар тота,
Имеш, шешәгә керә”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез