РФ
Рашид Фәттәх
9 июль, 2025 ел

Тәрҗемә 2.0

Бүген без дусларым белән
Бергәләшеп чәй эчтек.
Урыс телнең әйтемнәрен
Татар телендә дидек.

“Рәмис шуның кадәр әйбәт
Мөмкинлектән баш тарта.
Үсәргә дә һич теләми –
Бер урында таптана”

“Нишләп очрашуыбызга
Күп вакыт үткәч, килдең?”
“Нәрсә, Зәйнәп, алдыйсың? Мин
Баш сындырып, йөгердем!”

“Морат, ничек сиңа бәлеш
Ниндисен мин ясадым?”
“Гомумән, Иркә, бик тәмле,
Яларсың бармакларны!”

“Илдар, ә Рифат түтәлдән
Бөтен чүпне утады?”
“Юк, ул бу гамәлне күптән
Озак тартмага салды”
Уникаль идентификатор: 0907252644
2
0
8
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез