“Сәләм. Мин алып килүче.
Кәнфитләрне китердем”
“Нишләп шуның кадәр озак?
Без көтеп ардык инде!
Гәрчә, күпме вакыт үтте...
Ярты сәгатьттән күбрәк.
Сезнең китергән кәнфитләр
Бушлау алына, димәк!”
“Ярый... Сездә бармы баллы
Шикәрсу кайда булса?
Ничек инде кәнфитләрне
Тәмле сусыз ашарга?
Мин кибеткә хәзер барам,
Теләсәгез, китерәм”
“Чынлапмы? Рәхмәтләр яусын!
Хәзер акчаны бирәм!”
“Сезгә алмалар, карлыган
Яки чияләр белән?”
“Теләсә нинди тәм булсын.
Алыгыз, зиннар. Көтәм!”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез