Бүген без дусларым белән
Берләшеп утырдык.
Урыс телнең әйтемнәрен
Татарча әйтеп куйдык.
“Рүзәл ризыкны пешерә,
Хисапларны тутыра.
Бер вакытта эшли – чаба
Ике куян артыннан”
“Ислам, сөйлә, ни эшләдең
Кичә һәм иртән бүген?”
“Ул сөйләшү авылга да,
Шәһәргәдә һич түгел”
“Зөләйһага туган көнгә
Биш мең бүләк иттеләр.
Ул хәзер, уйлыйм, җиденче
Күктәдер бәхетеннән”
“Рафикҗан шәһәрдә минем
Чыгыш турында әйтте.
Рәхмәт анарга, күрсәткән
Миңа аю хезмәтен”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез