“Әйшә, әйтче, нишләп сине
Балаң һәрвакыт тыңлый?
Аңа кушкан эшләреңә
Беркайчан каршы чыкмый?
Матур кызлар белән йөрми,
Көн буе эшләп тора.
Әгәр сорасаң укырга,
Китапны ала кулга...
Сер бирмисеңме? Үземнең
Улымны төзәтермен.
Ничек ул дөрес яшәргә
Синеңчә өйрәтермен.
“Өйрәтү кирәкми, Ләйсән,
Монда барысы җиңел.
“Тыңлау” өчен мин анарга
Айга түлим ун меңне”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез