“Фәүзия, сәләм, хәлләрең?”
“Уйлыйм, артык шәп түгел”
“Ник алай диясең?” – “Үзен
Сәеррәк тота ирем.
Инде ничәнче көн эштән
Сәгатькә соңрак кайта.
Миңа әйтә, имеш тешне
Ул дәваларга бара.
Бервакыт шәһәрдә әле
Аның арбасы торды.
Ә эчендә чибәр хатын
Ирем белән утырды.
Ярар, уйлыйм, теш табибын
Алып барды эшенә...
Шул турында инде ничә
Көн борчылам, Нурзия...”
P.S. Буген Ходай ярдәме белән 30 шигырь яздым. Аларны беренче тапкыр компьютердан җибәрәм. Ышанам, берсе дә минем шәхси битемә кермәс. Кешеләр, кем язганнарымны укый, аскарак укыгыз. Анда күп бер карашлы шигырь. Рәхмәт.
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез