РФ
Рашид Фәттәх
11 июль, 2025 ел

Икмәк

“Илдус, нишләп син күңелле?
Нәрсә, кемдер көлдерде?”
“Юк, мин бармагым аркылы
Уратканмын әтине”

“Ләкин, ничек?” – “Хәзер сөйлим,
Үзең көлүдән үлмә.
Кыскача, беркөнне әти
Кайтып килде кибеттән.

Алды кечкенә икмәкне,
“Күп ашама!” – дип әйткән.
Үзенә зур кисәк алып,
Бу ипине үлчәгән.

Бер, ике көн үтте. Икмәк
Бер дә азрак булмады.
Әтием, яныма килеп,
“Нәрсәдә эш?” – сорады.

Мин әйттем, имеш, кайчан ул
Икмәкне алып кайтты,
Суыткыч өстендә ике
Шундый ук икмәк ятты!”
Уникаль идентификатор: 1107252663
2
0
18
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез