“Равил, син кая җыендың?”
“Барам кояш янына.
Җавапларын бирсен әле
Берничә соравыма”
“Ә нинди сораулар синдә?”
“Нишләп шулай кыздыра?
Шулкадәр катлаулы хәзер
Урамнардан барырга!
Нишләп яңгыр артык яумый,
Су сипми чәчәкләргә?
Ә кояш аларга эссе
Нурлары белән бәрә?”
“Ярар, аңладым. Уңышлар.
Миннән сәләм анарга.
Хатны-хәбәрне язарсың,
Килеп җиткәннән анда”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез