РФ
Рашид Фәттәх
11 июль, 2025 ел

Вакыт җитми...

Кайберәүләре зарлана, имеш
Вакыт бер дә җитми аларга.
Эшләргә, ял итәргә, йокларга
Вакыт җитми хәтта ашарга!

Сөйләгезче миңа, дуслар, зинһар,
Сәгатьләрне кая бирәсез?
Ничек итеп бер тәүлек эчендә
Вакытларны әрәм итәсез?

Кино карыйсыз, уен уйныйсыз,
Гашыйк белән йөреп урамнан?
Шулай булса әгәр, дуслар, төгәл
Җитмәс вакыт сезгә беркайчан.
Уникаль идентификатор: 1107252669
2
0
22
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез