РФ
Рашид Фәттәх
11 июль, 2025 ел

Шашкан һава

Безнең илебездә инде күптән
Шашкан, ахры, һава торышы.
Чөнки аның соңгы унбиш елда
Әллә нинди начар тотышы.

Я кояш балкый, челләне ясап,
Шуннан төнлә ява яңгырлар.
Я җәй уртасында, имеш көздә,
Урамнарда күпкә салкынрак.

Нишлисең соң син, һава торышы,
Кая китте яхшы тәртибең?
Тизрәк рәткә кил, һәм, зинһар өчен,
Мыскыллама минем илемне!



P.S. Кадерле дуслар! 12 яки 13 нче июльдан бирле мин көнгә бер-ике шигырьне генә бастырырмын! Сәбәп – күбесе укылмаган кала. Рәхмәт!
Уникаль идентификатор: 1107252670
3
0
20
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез