МА
Марат Аббясов
13 июль, 2025 ел

Төшенәсе генә килми...

Кем ул Аллаһ, һәм нигә Ул язган Тәкъдирне?
Тәкъдирдән башка яшәп булмасмы әле?
Әгәр дә Ул алдан белсә синең йөрешеңне,
Бәлки, кызык түгел дә дөньяда яшәүләре.

Ни өчен кылабыз гыйбадәт көне-төне?
Гыйбадәттән нинди адәмгә була яхшы?
Әгәр дә юк икән аның бер грамм да файдасы,
Нәрсәгә тормыш вакытын моңа багышлап уздыруы...

Кем ул Аллаһ, һәм нинди Аның кыяфәте?
Моны яхшылап аңлата алмассызмы әле?
Күренмәгән Тәңре - борынгы заман әкияте,
Аның барлыкка килүе бик тә могҗизалы.

Ни өчен ел саен уздырыла Ураза бәйрәме,
Ашау-эчүдан мәхрүм иткән Рамазан ае?
Моның инде тәнгә нинди була әһәмияте?
Рүзә тота ябыгырга гына теләгән кеше...

Кем ул Аллаһ диеп әйләнә адәм башлары,
Дин урнына сайлана җиңел уңышлык фәлсәфәсе.
Коръәндә бит язылган һәрбер нәрсәнең җавабы,
Төшенәсе генә килми, кызганычка каршы...
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1307252674
2
0
22
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез