РФ
Рашид Фәттәх
13 июль, 2025 ел

Хөрфикерлек

Хөрфикерлек – ул, әлбәттә, кирәк,
Ләкин, ничек уйлыйм, чамада.
Чөнки, башка төрле, күп кешеләр
Үзен начар тота башларлар.

Мәсәлән, күршеләргә карата
Катгый фикерләрне әйтерләр.
Һәрбер почмакларда кычкырырлар
Нәрсә инде күптән телиләр.

Милләтчелек тә җилләре исәр,
Нәрсә зыян салыр дөньяга...
Бигрәк шәп күренсә дә бер яктан,
Хөрфикерлек кирәк чамада.
Уникаль идентификатор: 1307252675
2
0
13
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез