РФ
Рашид Фәттәх
14 июль, 2025 ел

Су сипте менә...

Бервакыт урамга чыгып,
Шаккаттым, нәрсә күрдем.
Безнең йортыбыз, бакчабыз
Су белән тулган иде.

Үлән сазлыкка әйләнде,
Куаклар камыш булган...
Иске йортның эчендә дә
Идәннәргә су тулган...

“Бу нәрсә?” – күзне акайтып
Сорадым әниемнән.
“Бу, Минтимер, синең улың
Чәчәкләргә су сипкән”
Уникаль идентификатор: 1407252679
2
0
14
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез