“Озакламыйча җыелыш,
Барысы килеп җитте?
Кайда Рәмис? Күрәм! Фәрит...
Габдрахман кая китте?”
“Кадерле безнең мөдир, ул
Мәшгуль, ничек белдерде.
Шуның кадәр мөһим эшне
Башкарам хәзер, диде”
“Исәнмесез! Әле генә
Габдрахманга барганмын!
Анардан җыелыш өчен
Махсус кәгазь сорадым!”
“Фәрит, син ялгыш белмисең,
Габдрахман нәрсә эшли?
Ул әле һаман да безнең
Янына килеп җитми!”
“Нишләсен инде? Заяга
Үз вакытын уздыра.
Шалтраткычына керде дә,
Телеграммда утыра!”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез