“Рашид Фәттәх, сөйлә, зинһар, безгә,
Балачакка ничек фикерең?”
“Зәгыйфь иде унбер елдан алып,
Унбиш яшькә кадәр, әйтермен.
Чөнки, теге заманда мин җилле,
Җиңел холык белән яшәдем.
Кирәксез нәрсәгә вакыт биреп,
Файдалы эш бик аз эшләдем.
Теге кешеләргә яздым, кемнәр
Мине хәзер хәтта котламый
Бәйрәм белән, туган көнем белән,
Кемнәр мине артык яратмый...
Уеннар уйнадым, күзне бозып,
Бик аз шигырь яздым, гомумән.
Минем өчен бу дүрт ел – тап һәм зур
Киләчәгем өчен тәҗрибә”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез