Тизлексез шигырь – ул сусыз дөнья,
Агачларсыз урман, болыннар.
Шулай ук үләнсез, үсемтәсез,
Чәчәкләрсез кырлар-басулар.
Рифмасыз шигырь – ул җирсез дөнья,
Ташсыз таулар, тозсыз диңгезләр.
Урындыксыз һәм өстәлсез йортлар,
Мөгезләрсез кәҗә-үгезләр.
Мәгънәсез шигырь – ул су кәнфитсез,
Чыршы-нарат йомшак яфраксыз.
Ул чүл, сахара мул яңгырларсыз,
Яңа шәһәр иске урамсыз.
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез