РФ
Рашид Фәттәх
30 июль, 2025 ел

Шәхси йорт-фатир

Кайберәүләр сорый, имеш “нишләп
Күп кешеләр яши фатирда?
Ярамыймы һәрберсенә шәхси
Ике катлы йортны салырга?”

Күз алдына китерәбез, шулай
Тиздән булыр бөтен илләрдә.
Алайса, кайда ярдәм-коткару
Хезмәткәрләр йортын төзәргә?

Кайда хастахәханә, полиция,
Янгын сүндерүче торырлар?
Берәр нәрсә килеп чыкса, алар
Коткаруга бер көн барырлар!

Агачлар да, яшеллек азаер,
Уку йортлар, кибет еракта...
Күңел ачу урыннары һич юк,
Төссез йортлар гына урамда...

Кем сорады, әйтегезче, зинһар,
Әзерме сез шундый шартларга?
Әлбәттә, юк! Сорарга кирәкми!
Беркем әзер түгел аларга!
Уникаль идентификатор: 3007252720
3
0
17
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез