РФ
Рашид Фәттәх
30 июль, 2025 ел

Имеш “картаялар”

Күбеселәр, утыз яшькә җитеп,
Әйтә, имеш, инде картая.
Җидти сүздә, шаярмыйча алдый,
Күп алмады, имеш, аларга!

Кеше йөрәге йөз алтмыш елны
Чыдый ала, кемнәр белмәде!
Ярар, бик күп булса, йөзне, яки
Туксан бишне, яки, сиксәнне.

Ә сез “картаям” – дип кыланасыз,
Утыз, яки кырык яшьләрдә.
Чынлап та, шулай сөйләп торсагыз,
Ходай бирмәс озак яшәргә!
Уникаль идентификатор: 3007252721
3
0
17
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез