Көн дә көн хәбәрләр шаккаттыра,
Нәрсә килеп чыга дөньяда...
Имеш, берничек терелми торган
Чир, я сырхау тигән анарга...
“Аталар, шартлаталар, урлыйлар...
Әйбер өчен башны боралар.
Кыскарталар, сызалар, алдыйлар...”
Шуны гына сөйләп торалар.
“Үстерәләр, ярдәм күрсәтәләр,
Чистарталар, парклар төзиләр...
Хезмәт хак, пенсия күтәрәләр” –
Инде күпме вакыт димиләр...
Уйлыйм, яңалык тыңлап-укырга
Кермәсмендер бүтән Челтәргә.
Нигә, сорарсыз? Чөнки, арганмын
Борчылуда һәр көн яшәргә!
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез