РФ
Рашид Фәттәх
1 август, 2025 ел

Егерме беренче ел...

Егерме беренче ел – иң соңгы,
Кайчан бәхет очты һавада.
Шуннан килде егерме икенче,
Һәм иң коточкычлык башланган.

Илләр арасында бәрелешләр,
Бәяләрнең чиксез үсүе...
Зур ызгышлар һәм куркынчлыклар,
Яшәү өметләрнең сүнүе...

Әле һаман да бу кара елан
Оча, бәхет суеп, күкләрдән...
Гаепсез кешеләрне тилмертә,
Һич теләми моннан китәргә...

Һәм билгеле түгел, тагын күпме
Кыен хәлләр дәвам ителер...
Кайчан безнең дөнья тынычлыкка,
Чәчәкләргә баеп күмелер...
Уникаль идентификатор: 0108252722
3
0
23
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез