РФ
Рашид Фәттәх
2 август, 2025 ел

Чиратта...

Беркөн минем якын дустым
Бәйрәмне оештырды.
Үзенең бөтен танышны
Кунак кебек чакырды.

Аның янына киләбез,
Тик башланмый тантана.
Чөнки, ничек дустым әйтә,
Бер кеше соңга кала.

Өч сәгать үтте. Арганмын
Сорадым: “Ә ул кайда?”
“Иртән бирле басып тора
МФЦда чиратта!”
Уникаль идентификатор: 0208252726
2
0
9
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез