Беркөн, баскычтан төшкәндә,
Энекәшемне күрдем.
Ул кунаклар бүлмәсендә
Йөгерде һәм биеде.
Джексонның ай йөрешен дә
Артка барып, башкарган...
“Кем соң өчен син биисең?” –
Сораганмын анардан.
“Әйе, абый, аңлыйм, үзем
Бигрәк сәер күренәм.
Паласка ялгыш тамызган
Кайнатманы бетерәм”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез