РФ
Рашид Фәттәх
5 август, 2025 ел

Кайтасызмы?!

Кайберәүләр әйтә, имеш, “менә,
Әйдә кайтыйк сәвит чорына!
Яшәр өчен бай, чиксез бәхетле,
Яратулы, яхшы тормышта!”

Кемнәр шулай уйлый, әйдәгез мин
Мисалларны язып, аңлатам,
Нишләп сәвит бердәмлеге начар
Халык өчен иде замана.

Беренчедән, бернинди хөрсүзлек,
Бернинди дә матур биналар.
Һич сыйфатсыз юллар, һәм сәясәт,
Кибетләрдә озын чиратлар...

Иң начары – иманны кыстылар,
Җимергәннәр мәчет-чиркәүне.
Тик Ленин абыйга йөзләп-меңләп
Төзүчеләр куйган һәйкәлне!

Хәзер күпкә яхшырак яшибез,
Әйе, безнең ил дә шәп түгел.
Нәрсә, уйлаучылар, телисезме
Кайтарырга хәзер сәвитне?!
Уникаль идентификатор: 0508252747
2
0
10
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез