Әйдәгез, аңлатам сезгә, нишләп
Күп балалар хәзер өйрәнми,
Ә төгәлрәк әйтсәк, өйрәнергә
Туган телне бер дә теләми.
Юк, мин сәясәтне катнаштырмыйм,
Хәл, гомумән, монда башкада –
Кайбер милләтнең туган телләре
Дөньябызда зәгыйфь таралган.
Мисал. Алыйк татар, чуваш телен,
Яки, башкорт – юктыр аерма.
Аларга ясалган бармы кино,
Мультфильмнар, яки, уеннар?
Булса да, кечкенә бюджет белән,
Һәм күбесе аны карамый.
Татар телдә булган уеннарны,
Кызганычка каршы, уйнамый.
Телне үстерергә теләсәгез,
Баетыгыз аны тыш яктан –
Анарда кино-уеннар ясап,
Танытыгыз бөтен дөньяга.
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез