Беләсез, дусларым, менә
Нәрсәне кеше уйлый,
Ул аның турында һәрбер
Почмакларда лыкылдый!
“Әни, мин татлы кәнфиттән
Башны тармасмын хәзер”
“Рүзәл, мин бал кашык белән
Чәйне эчәргә әзер”
“Әти, кайда безнең кишер?
Телим салат ясарга!”
“Әбекяемә барырмын
Кайнатманы ашарга!”
“Тиздән ресторанга китәм,
Сезнең бәйрәмдә булмыйм”
Нинди уйларыгыз бар, ул
Нәрсә турында уйлый?
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез