“Сәлим, синең көннең дәвамында
Иң еш әйткән сүзне беләсең?
Яки, сүзтезмә? Шул белән, аны
Күпме тапкыр көнгә әйтәсең?”
“Минем иң яраткан сүзләр, алар:
Собхан Алла, Әлһәмдүлиллә.
Аллага шөкер, һәм Аллаһ Әкбәр –
Яратамын күпләп әйтергә”
“Ләкин, нишләп?” – “Чөнки, алар бирә
Тынычлыкны җанга-йөрәккә.
Гомеремә бәхет, дәртне өсти,
Һәм булыша яхшы эшләргә!”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез