Озакламый бөтен гайлә саклар
Сумны түгел, һәрбер тиенне.
Бәяләр үсәр... Сатып алырга
Кыен булыр кием-әйберне...
Әби-бабайларга туры килер
Чүплекләрдән ризык эзләргә...
Пенсия бер дә аларга җитмәс
Тукланырга, яхшы яшәргә...
Урамнарда вәхшиләр йөрерләр,
Имеш туксанынчы елларда...
Югалтулар һәм үлемнәр булыр,
Күп әниләр үкреп еларлар...
Хәзер фаразларым көлке кебек,
“Алдакчы!” – дип миңа әйтерләр...
Тик мин сөйләгән вакыйгаларны
Үзеләре әле күрерләр...
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез