РФ
Рашид Фәттәх
29 август, 2025 ел

Баткан гөнаһка

Нинди генә кешене син алма,
Ул барыбер баткан гөнаһка.
Әз булса да, игелек кылса да,
Укыса да дога Аллаһка.

Ничек шулай, сорарсыз сез? Гади.
Гөнаһларны җиңел кылырга.
Хәтта әгәрдә теләк юк аны
Башкарырга йөрәк-акылда.

Мәсәлән, дөньяны сүгеп чыктың,
Кайчан ялгыш бәрдең аякны.
Яки, эштәшкә кычкырдың, чөнки
Таләбеңне начар башкарды.

Әйе, хәтта бу – кечкенә гөнаһ,
Ярамый ич әйтеп калмаска.
Шуңа карамастан, тырышыгыз
Беркайчан да гөнаһ кылмаска!
Уникаль идентификатор: 2908252766
2
0
20
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез