Бу сүзләр белән мин чын күңелдән
Тамашадан гафу сорармын.
Шуның кадәр озак булмавыма
Аңлатманы хәзер язармын.
Беренчедән, минем шигырьләрдә
Аз карашлар иде зур вакыт.
Үзем гаепле – көнгә өчләп-бишләп
Теркәп бирә идем кайвакыт.
Икенчедән, бер шигырем озак
Чыкмады һәм бастырылмады.
Шуңа күрә, тагын җибәрергә
Берәр нәрсә теләк булмады.
Өченчедән... Ярар, уйлыйм, җитәр.
Кемгә кирәк соң бу мәгълүмат?
Хәзер, Алла бирсә, бастырырмын
Монда тагын. Белсен җәмгыять!
P.S. Бу шигырь бу сәхифәдә, ышанам, соңгы булмас
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез