Бүген җәебезнең соңгы көне,
Моңсу кояш балкый күзләргә...
Күбеселәр елый – иртәгәдән
Укуларга тагын, эшләргә...
Кемдер бернәрсә дә эшләмәде,
Ятып торды крават-диванда.
Кемдер, киресенчә, көне буе
Эшли иде йортта, бакчада...
Минем дә җәем кызыклы узды,
Әллә нинди җиргә килгәнмен.
Урам буйлап бистәбездә йөрдем,
Тауларга да барып менгәнмен.
Кичә генә беренче июньнең
Очратканмын җылы иртәсен...
Хәзер аны ике йөз җитмеш көн
Җәй сагынып, озак көтәсе...
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез