АГ
Алсу Галеева(Сафина)
8 сентябрь, 2025 ел

Көзге көннәрдән качам

Тагын шушы юл чатына
Абайламыйча басам.
Җәйге күңелем талпына,
Көзге көннәрдән качам.

Бутап матур төшләремне
Шыксыз җилләр тузына.
Галиҗанәп вакыт димен,
Син тизерәк уз гына.

Юк ла инде, юри генә,
Шаяруым бу минем.
Синең сәренҗе хисләрне
Күптәннән хуш итүем.

Үзем дә бит, синең кебек,
Кыллардан моң тарткалыйм.
Аякларга бутый кисәм,
Калганына баш ватмыйм.

Тик шулай да, җил искәндә,
Җәйге күңелем өши.
Шуңамысоң, үрмәкүчләр,
Пәрәвездән шәл бәйли.

6.09.2025 Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 0809252769
4
0
7
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез