АГ
Алсу Галеева(Сафина)
12 сентябрь, 2025 ел

Хуш киләсең, көзбикә!

Әй Көзбикә, Көзбикә
Кәрзинеңдә ни икән?
Кәрзинең тулы уңыш:
Бакчадан килгән табыш.

Ни генә юк эчендә:
Кайнап пешәр мичемдә
Бар бәрәнге, бар кишер,
Кәбестә һәм чөгендер.

Кабагы, патиссоны,
Кыяры, помидоры,
Алма, чия, шомырты,
Карбызы бар, кавыны.

Түтәлләргә чәчкәндә
Тузандай орлык иде.
Көзбикәнең бәйрәменә
Өлгереп җиткән инде.

Орлык киткән сабакка,
Орлык киткән яфракка,
Орлыктан төшкән тамыр -
Менә шундый ул, сабыр.

Җиләк-җимеш, яшелчә
Бүген өстәлгә күчә.
Арыш, бодай, арпасы -
Ботка, ипи буласы.

Ясарбыз кайнатмалар,
Төрле-төрле кампотлар.
Салатлар, пирожкилар —
Тәмле була бит алар.

Әй Көзбикә, Көзбикә
Күлмәгең матур икән!
Төсле буяулар сеңдергән
Яфрак-чигүдән икән.

Балан, миләш тәлгәше
Бәйрәмгә тәгәрәде.
Тезеп сәйлән ясалган
Апалар, кызлар аскан.

Әй Көзбикә, Көзбикә
Хуш киләсең, уз әйдә.
Котлы булсын Көзбикә!
Котлы булсын ярминкә!
10-11.09.2025 Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 1209252778
1
0
3
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез