АГ
Алсу Галеева(Сафина)
12 сентябрь, 2025 ел

Мәңге шулай рәхәт яшә!

Кемдер лачын, кемдер качкын,
Кемдер тамыр, кемдер Хаят —
Телдән-телгә, гасыр аша
Яттан сөйләнер риваять.

"Мәңге" сүзен кулланмаска
Кисәткәндә гыйбарәләр,
Янә кабатлар бер даһи:
«Мәңге шулай рәхәт яшә!

Яшә сөеп һәм сөелеп,
Ак бәхетләргә төренеп».
Туармысоң игез җаннар;
Бу сүзләрне кем кабатлар?!

Бүген кешеләр әшәке,
Ялагай, көнчел, әләкче,
«Маугли»дагы шакал кебек,
Кыргый, усал, шыксыз җәнлек.

Һәркем үзен кайгыртканда,
«Мин» чире каты йокканда,
Олы кайгы ярдәм итмәс,
Авырулар аңга килмәс.

Кемдер кыя, кемдер упкын,
Кемдер болыт, кемдер ялкын.
Әйләндерә уйсыз сүзләр
Дөньяларны өстән-аска.

Пәйгамбәр булу кирәкме,
Гыйбарә сүзгә терәкме?
Бу чирдән дару өләшәм:
«Мәңге шулай рәхәт яшәң».
11-12.09.2025 Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 1209252777
1
0
3
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез