“Йөрәккә боерып булмый” – диләр,
Имеш үзе ясый карарны.
Кемгә нәфрәт хисе белән карар,
Кемне сөяр, кемне яратыр.
Йөрәккә боерып була, дуслар,
Әгәр аңа каты бәрерләр
Йодрык белән түгел, ә сүз белән,
Яки “юк” дип, бик еш әйтерләр.
Шул вакытта йөрәк зәгыйфьләнер,
Башны гына тыңлар, алдамыйм...
Көчле йөрәк үз-үзенә хуҗа,
Көчле йөрәк кенә мөстәкыйль...
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез