Егерме дүртенче ел башында,
Ялкауланып, яттым краватта.
Кинәт, кемнеңдер караңгы бите
Тәрәзәдән миңа караган.
Кем соң бу? Чыкканмын тикшерергә,
Бу күләгә тотты кулымны.
Шуннан, энә белән аны кадап,
Кара суны кертеп тутырды.
Күзләрдә караңгыланып китте,
Өйгә кайтып, аңсыз ятканмын.
Бер көн үткәч, туктаусыз эшләргә
Һич армыйча, кинәт башладым.
Белмим, бу хәл чынлап килеп чыкты,
Кап-кара су ага тәнемдә?..
Беләм берсен: караңгы күләгә
Әле озак калыр хәтердә...
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез