РФ
Рашид Фәттәх
26 сентябрь, 2025 ел

Нонконформист

Нонконформист... Нинди соң ул кеше?
Ике сүздә бирәм аңлатып.
Ул – башкүтәр, кемнең күңелләрен
Булмый тынычландрып юатып.

Җәмгыять кагыйдәләре белән
Бик күп чакта ул һич килешми.
Җәмгыятьнең сәер әһелләргә
Фикерләве белән бирешми.

Идарә итәргә аның белән
Әйтү кирәк, шактый катлаулы.
Чөнки, һәммә боерык-әмергә
Каршы чыгып кына ул барыр.

Нонкомформистларны яратмыйлар,
Тырышалар кысып буарга...
Нишләп? Чөнки алар күз ачалар
Күз югалткан сукыр дөньяга...
Уникаль идентификатор: 2609252784
1
0
17
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез