РФ
Рашид Фәттәх
9 декабрь, 2025 ел

Кыек кызыксыну

Әгәр телисең күбрәк белергә
Мәгълүматне кеше хакында,
Син анарга биргән сорау тиеш
Туры түгел, кыек булырга.

Мәсәлән, кыз белән сөйләшәсең,
Теләгең бар шуны белергә:
Сиңа кадәр тагын малай белән
Булган иде, юкмы, ул бергә?

Шул очракта “егет белән йөрдең?”
Иң зур хата булыр сорарга.
Алай кызыксын: “кызлардан башка
Малай бармы синең дусларда?”

“Әйе” – дисә, малай белән йөрде,
“Юк” – белдерсә, бергә булмады...
Кыз берни сизмәс, ә син алырсың
Үз сорауга кирәк җавапны.
Уникаль идентификатор: 0912252791
1
2
70
Фикерләр (2)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
АГ
Алсу Галеева(Сафина)
5 февраль, 2026 ел
син ялгышасың. Дус малай ул бит туганы да була ала. Мин шулай дияр идем.
1
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
Röstäm Şakir
6 февраль, 2026 ел
Кыек сорау — зирәклек түгел, ә манипуляция. Кеше турында “мәкерле юл белән” мәгълүмат алу — хөрмәтсезлек. Әгәр туры сорау бирергә кыюлыгың җитми икән, димәк, җавапны белергә дә хакың юк! Ышаныч кыек сораулардан тумый — ул турылык һәм ихласлык белән генә төзелә
0
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез